Мамадыш трактында каберлек төзү өчен 100 млн сумга якын акча каралган
Казанның Мамадыш трактында яһүд динендәге мәрһүмнәр өчен зират төзелеше дәвам итә. 9,9 га мәйданлы территориядә бүген эшчеләр җир кишәрлеген вертикаль планлаштырганнар һәм административ һәм хуҗалык биналарын төзегәннәр. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXX сессиясендә билгеле булды.
Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин хәбәр иткәнчә, быел каберлекләр территориясендә эшчеләр биналарны рәткә китерәчәкләр, коймалар урнаштырачаклар һәм өлешчә төзекләндерәчәкләр, тышкы яктыртуны оештырачаклар һәм видеокүзәтү камераларын урнаштырачаклар. Яһүд дине зираты төзелешенә Татарстан бюджетыннан барлыгы 100 млн сум бүлеп бирелгән.
Шулай ук планнарда — «Курган» җирләү комплексы территориясендә кәшәнә һәм мәчет торгызу. «Эшләрне бюджеттан тыш акчалар хисабына үткәрәчәкләр. Моннан алда мәчетнең әзер дизайн-проектын башкарма комитетына тапшырганнар иде», — дип билгеләп үтте Марат Ишкин.
Казанның ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе карамагында барлыгы 412,8 гектар тәшкил иткән 36 җирләү мәйданы бар, шуларның бишесе һәм «Курган» җирләү комплексы ачылган.
Соңгы объект 2020 елда файдалануга тапшырылган, аның составына гомуми мәйданы 77,7 гектар булган ике иҗтимагый зират, административ бина, саубуллашу өчен заллар, ротонда, хуҗалык блогы кергән. Комплексның үзәк өлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны күмү бүлекләре каралган. Яңа зиратларны файдалануга кертү күмү урыннарын 30 елга алдан оештырырга мөмкинлек бирә.