Составта плацкарт һәм купе вагоннар, шулай ук аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен урыннар бар
Фото: Марат Мөгыйнов
23 нче февральдә, 2 нче һәм 8 нче мартта поездлар Мәскәүдән 00:35 сәгатьтә китәчәкләр, Казанга состав 18:22 сәгатьтә киләчәк. 25 нче февральдә, 3 нче һәм 10 нчы мартта Казаннан поезд 12:11 сәгатьтә китәчәк һәм икенче көнне 5:09 сәгатьтә башкалада булачак, дип хәбәр иттеләр Федераль пассажирлар компаниясендә.
Составта плацкарт һәм купе вагоннар, шулай ук аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен урыннар каралган. Даими һәм өстәмә поездлар турында күбрәк мәгълүматны «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» кушымтасында белергә мөмкин.