14 яшьтән 28 яшькә кадәрге казанлылар «Создай наше» яшьләр эшкуарлыгы федераль конкурсында катнаша ала. Җиңүчеләр бер миллион сум күләмендә грантлар алачак. Быел сайлап алу ике юнәлеш буенча уза: «Молодежь без бизнеса» («Бизнессыз яшьләр») һәм «Бизнес до трех лет» («Өч еллык бизнес»).
Катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәнергә һәм яңа бизнес ачу яки гамәлдәге бизнесны үстерү проектын эшләргә кирәк булачак. Конкурсантлар алдында профессиональ эшлекле берләшмәләр белгечләре һәм уңышлы бизнесменнар чыгыш ясаячак. Укулар 11 мартта башлана һәм өч атна дәвам итә.
Проектларны эшләү 22 апрельдә башланачак, ә жюри сайлаган иң яхшы утыз кешенең исемнәрен 26 майда бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Җиңүчеләр проектны үстерүгә бер миллион сум күләмендә грант ярдәме, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча федераль корпорациядән махсус акселерация программасында катнашу хокукы алачак.
Конкурска теркәлү 3 мартта 15:00 сәгатькә кадәр ачык. Гаризаны
сылтама буенча җибәрергә мөмкин.
Проектны оештыручылар: Стратегик инициативалар агентлыгы, Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе һәм «Яшьләр эшмәкәрлек инициативасы» фонды. Узган ел конкурста илнең 88 төбәгеннән 5 меңнән артык кеше катнашты, 30 кеше грантлар алды.