Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2018, 14:14

1 гыйнвардан хезмәт хакының минималь күләме арта

Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы айга 9489 сумнан ким була алмый.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме (МРОТ) арта. 2017 елның 28 декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясенең хезмәт хакының минималь зурлыгын хезмәткә яраклы халкының яшәү минимумына кадәр арттыру өлешендә кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 421-ФЗ номерлы Федераль закон буенча, бу сумма айга 9489 сумга җитте.

Хезмәткәр тарафыннан эш вакыты һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) тулысынча үтәлгән булса, аның хезмәт хакы кимрәк була алмый. Күрсәтелгән суммага, РФ Хезмәт кодексының 129 һәм 133 маддәләре буенча, окладтан тыш, өстәмә түләүләр һәм премияләр дә керә.

Дәүләт һәм муниципаль оешмаларның хезмәткәрләренә хезмәт хаклары, айлык эш нормаларын тулысынча үтәп тә, бу суммага җитмәгән очракта, аны тиешле зурлыкка җиткерергә киңәш ителә. Хокук бозган җитәкчеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның (КоАП) 5.27 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак, дип кисәтә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Искәртергә кирәк, моңа кадәр хезмәт хакының минималь күләме 7800 сум тәшкил итте.

Барлык яңалыклар