Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2018, 14:30

Казан Мэры: “Хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм җитәкче өчен беренче урында торырга тиеш”

2018 елда Казан Башкарма комитетына җитештерүдә алынган җәрәхәтләр турында 1/4 тапкыр кимрәк мөрәҗәгать килгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Екатерина Виславская). 2018 ел башыннан Казан Башкарма комитетына җитештерүдә алынган җәрәхәтләр турында 26 процентка кимрәк мөрәҗәгать килде, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов. 2018 елда Хезмәтне саклау буенча координацион совет эшчәнлеге турында нотыкны тыңлагач, Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчеләргә хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен беренче урынга куярга кушты.

Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында Башкарма комитетка җитештерүдә алынган җәрәхәтләр турында 42 хәбәр килгән, аларның 11-е – авыр нәтиҗәләр белән, 3-е үлемгә китергән. Агымдагы елда 3 үлем очрагы һәм 3 катлаулы бәхетсезлек очрагы төзелеш өлкәсендә булган һәм 3-е хезмәт күрсәтү өлкәсендә. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, үлем очраклары өчтән бер өлешкә кимегән. “Кызганычка каршы, төзелеш өлкәсендә җитештерү травматизмы югары дәрәҗәдә саклана, шулай да бәхетсезлек очраклары кимүе күзәтелә”, - диде Артур Вәлиәхмәтов.

Быел Хезмәтне саклау буенча координацион советның эшче төркеме төзелеш объектларына күчмә тикшерүләрне яңартты. 15 төзелеш мәйданчыгы, 20 объект тикшерелде. Эшчеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган җитешсезлекләр 9 төзелеш объектында ачыкланган. Бүгенге көндә 5 төзелеш объектында җитешсезлекләр юк ителгән.

“Хәлне контрольдә тотабыз. Предприятиедә берәр очрак булса, аны өч ел дәвамында тикшереп торабыз: даими рәвештә аларга барабыз, нинди үзгәрешләр кертелгәнен тикшерәбез”, - диде комитет рәисе. Бәхетсезлек очраклары булган предприятиеләр җитәкчеләре территориаль комиссияләр утырышларына чакырыла.

“Хезмәт куркынычсызлыгын бозулар белән бергә көрәшергә кирәк. Һәр мондый очрак артында кешенең шәхси фаҗигасе тора. Моны булдырмый калырга мөмкин”, - диде Илсур Метшин.

Казан Мэры хезмәтне саклау мәсьәләләрен аеруча контрольдә тотарга һәм бу эшкә формаль якын килүчеләргә тиешле җәза бирергә кушты. Ул Казанны травматизм булмау буенча лидер итәргә кушты: “Һәр җитәкче өчен хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләре эшчеләр турында кайгырту, хезмәт хакларын вакытында түләү, социаль пакет белән беррәттән беренче урында торырга тиеш”.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.08.2018
Видеорепортаж
25.08.2018 12:22
Соңгы 7 ай эчендә җитештерүдә алынган җәрәхәтләр 26% кимегән
Барлык яңалыклар