В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лидерлар өчлегенә шулай ук Ульяновск һәм Самара шәһәрләре башлыклары да кергән
Марат Мөгыйнов фотосы
Массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның Нью-Делида БРИКС илләре Шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясе президиумы утырышында катнашуы хакында язган. Шулай ук Казан мэры рәислегендә узган киңәшмәдә быел Горький исемендәге паркта кичке утлар белән яктыртылган күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәге хакында хәбәр ителгән.
Моннан тыш, Илсур Метшин Казан Ратушасында Россия күләмендәге «Ел укытучысы» бәйгесенең шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләгән.
Шулай ук шәһәр мэры Локомотив ярымутравындагы киңлекне яңарту буенча киңәшмә уздырган. «Казан – судагы шәһәр» концепциясе кысаларында балаларның җилкәннәр мәктәбен яңартырга һәм судно моделе спорты буенча шөгыльләнүче яхта клубы өчен инфраструктура булдырырга тәкъдим ителә.
Рейтингның лидерлар өчлегендә икенче урында – Ульяновск башлыгы Александр Болдакин (14 817,8 пункт), өченчедә – Самара башлыгы Иван Носков (12 427,6 пункт).
Исегезгә төшерәбез, Казан мэры 2026 елның февралендә дә Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының беренче затлары медиарейтингында беренче урында иде.