Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2018, 16:34

Җәен Казан паркларыннан куас белән мичкә-киосклар һәм вендинглар юкка чыгачак

Эшмәкәрләргә киләсе җәйдә җәмәгать киңлекләрендә сәүдә оештыру өлкәсендә булачак үзгәрешләрне тәкъдим иттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Екатерина Виславская). Парклар һәм скверлар дирекциясенең җәмәгать киңлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру кагыйдәләрен үтәү тәртип урнаштырырга һәм эшмәкәрләргә керемнәрен арттырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген эшмәкәрләр белән Горки-Әмәт урманында "Дом" эко-үзәгендә очрашу барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләде. Яңалыклар хакында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова сөйләде.

2018 елдан паркларда сезонлы сәүдә яңача оештырылачак. Парклар һәм скверлар дирекциясе эшмәкәрләрнең хакимият органнары белән аралашу өчен бердәнбер тәрәзәсе булачак. "Паркларда хуҗа барлыкка килүен аңлавыгызны телим - дирекция. Ул сезнең белән, чаралар оештыручылар белән мөнәсәбәтләрне көйлиячәк. Әлеге мөнәсәбәтләрне партнерлык мөнәсәбәтләре итеп кабул итсәгез иде, дирекция дә сезнең эшегез үсүен тели", - дип аңлатты Дамир Фәттахов.

15 паркта һәм скверда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасына 2018 елда 96 объект кергән, ләкин якын арада аларның 38-е генә генә уйнатылачак. "Әлеге схема запас белән эшләнгән - дип аңлатты Алсу Сәетова.

Паркларда сәүдә эшмәкәрләр тәкъдим иткән исемлек белән генә чикләнмәячәк. Беренчедән, дирекция эшмәкәрләрдән тәкъдимнәр кабул итүне дәвам итә, икенчедән, эшмәкәрләр чаралар вакытында паркта йөри алачак. "Һава торышына карап, кунаклар агымы төрле була. Кешеләр булмаганда, сезгә анда торудан мәгънә юк. Керем алыр өчен, бәйрәмнәр вакытында чыгып эшләү яхшырак", - дип аңлатты ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.

Киосклар һәм арбалар типлаштырылган була - проект эшмәкәрләргә алдан   тәкъдим ителәчәк. Эшмәкәр үз вариантын тәкъдим итә ала. Лотка беркетелгән эскизлар Кулланучылар базары комитеты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, районнар администрацияләре белән килешенгән.
Казан паркларыннан куас сата торган мичкә-киосклар, ага торган мотор майлы паровозлар, вандаллар буяп бетергән сәүдә автоматлары юкка чыгачак. "Сәүдә объектны урнаштыру иң мөһим этап булып тора. Безнең өчен сәүдә объектының алдан расланган эскизга туры килүе мөһим", - дип кисәтте Алсу Сәетова. Контроль-кабул итү комиссиясе актыннан башка бер генә сәүдә объекты да урнаштырылмаячак. Дамир Фәттахов искәртеп үткәнчә, типлаштырылган проект булдыру эшмәкәрләр фикере булган.

Моннан кала, стационар булмаган сәүдә объектларына билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк булачак: эш режимы, клиентлар белән аралашу, акчасыз түләү терминаллары урнаштыру.

Дирекция эшмәкәрләргә тиешле дәрәҗәдә эш шартлары булдырырга, санкцияләнмәгән сәүдә белән көрәшергә сүз бирә. Алсу Сәетова сүзләре буенча, узган ел кайбер эшмәкәрләр законсыз эш алып барган. "Әлеге сорауны без хокук саклау органнары белән бергә күзәтеп барабыз һәм паркларда тәртипсезлекләргә юл куймыйбыз", - дип кисәтте Дамир Фәттахов.

Азакта эшмәкәрләр сораулар бирделәр. Күбесен сезонга гына түгел, ә озак вакытка килешү төзү соравы кызыксындырды. Алсу Сәетова сүзләре буенча, әлеге сорау киләсе елга каралачак. Эшмәкәрләр шулай ук сәүдәне җәйге сезонның рәсми ачылышына, 18-20 майга кадәр башларга тели. "Май башыннан эшне башларга мөмкинлек бар. Кыска вакытлы килешү төзү мөмкинлеген карарга әзербез", - диде Алсу Сәетова.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар