В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Әлмәттә узган
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
Казанның муниципаль хезмәткәрләре командасы мини-футбол буенча республика Спартакиадасында беренче урынга лаек булган. Көрәш мәйданында Татарстанның төрле районнарыннан тугыз команда көч сынашкан. Спорт чарасы Әлмәттә узган.
Командалар ике көн дәвамында иң яхшысы исеме өчен көрәшкән. Казан җыелмасы Азнакай командасын 2:0 исәбе белән откан. Турнир нәтиҗәләре буенча алтын медаль Казан хезмәткәрләренә, көмеш – Азнакайга, бронза медаль Яр Чаллы командасына тапшырылган.
Алдарак «Стрела» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Динә Хөснетдинованың фигуралы шуу буенча 2025/2026 елгы Россия Гран-приеның өченче этабында алтын медаль яулавы хакында хәбәр ителгән иде.