Чыршы базарлары 24 мәйданчыкта оештырылган
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Аның сүзләренчә, Яңа ел агачы сатып алган һәркем бәйрәмнәр тәмамланганнан соң аны алга таба эшкәртү өчен тапшыра алачак. Ылыслы агачны ашлама һәм шәһәр буйлап яшеллекләр үстерү өчен кулланачаклар.
Агач сатып алганда, сатып алучыга QR-код урнаштырылган бирка биреләчәк, аннан соң агачлар җыю урыннары турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин булачак. Акция 13-20 нче гыйнварда узачак.
«Бәйрәмнән соң чыршыларны җыеп, аларны эшкәртүгә тапшыру инициативасы белән чыккан «ПЖКХ» ИК регоператорыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Аңлашыла ки, бөтен шәһәрне колачлау авыр, әмма без мондый мөмкинлек тудырсак, экологиягә аңлы рәвештә караган кешеләр һичшиксез табылачак», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Шулай ук ул Административ-техник инспекция идарәсен, районнардагы хокук тәртибен саклау пунктларын санкцияләнмәгән сәүдәне булдырмас өчен чыршы сатуны игътибар белән күзәтергә боерды. «Без чыршыларны законсыз кисү очракларын хупламаячакбыз», – диде Рөстәм Гафаров.
Вахитов районы: Б.Шаһиди ур., 24; Чехов ур., 3/7
Киров районы: Батыршин ур., 20; Революция ур., 12
Мәскәү районы: Декабристлар ур., 114; Декабристлар ур., 150; Х.Ямашев пр., 17
Яңа Савин районы: Адоратский ур., 21а; Лаврентьев ур., 10; Х.Ямашев ур., 92а
Совет районы: Академик Сахаров ур., 13а; Зәкиев ур., 12; Карбышев ур., 15; Ломжа ур., 2; Пионер ур., 9а; Родина ур., 33а
Идел буе районы: Кулагин ур., 6; Р.Зорге ур., 68; Х.Мәүлетов ур., 17; Ю.Фучик ур., 72; Ю.Фучик ур., 105в
«Мәйданчыклар эшли башлады инде. Шәһәрлеләр ылыслы агачлар сатып ала ала, ассортиментта чыршы, нарат һәм ак чыршы бар», – дип сөйләде Илдар Шакиров.
Бәясе агачка бәйле: чыршы һәм нарат – 500 сумнан, ак чыршы 2500 сумнан сатыла. Чыршы базарларында махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган агачлар гына тәкъдим ителәчәк. «Сатылмаган барлык чыршылар утильләштереләчәк һәм Казан зоопаркы хайваннарына ризык буларак кулланылачак яки асларына җәеләчәк», – дип өстәде спикер.
Агачларны законсыз кисүне булдырмас өчен, чыршы базарлары эшләгәндә, тиешле документларсыз һәм махсус билгеләнмәгән урыннарда чыршы сатуга юл куймау буенча эш көчәйтеләчәк. Тәртипне район администрацияләренең җәмәгать тәртибе бүлекләре хезмәткәрләре күзәтәчәк.
Сәүдә алып барылган бөтен территория чыршы базарлары ябылганнан соң тәртипкә китереләчәк (31 нче декабрь).
«Барлык яшәүчеләргә дә бәйрәм кәефе телибез һәм чыршылар алырга килергә чакырабыз!», – дип нәтиҗә ясады Илдар Шакиров.
Фото: Марат Мөгыйнов