ТР башкаласында иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше карары өчен тавыш бирү башланды. Быел конкурста катнашу саны рекорд куйды – архитекторлар, шәһәр төзүчеләр һәм дизайнерлардан 230 дан артык проект килде, дип хәбәр иттеләр Казанның Шәһәрне үстерү институтында.
Эшләр өч категориядә тәкъдим ителгән: гамәлгә ашырылган объектлар, Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерелгән гамәлгә ашырылмаган проектлар, шулай ук гамәлгә ашырылмаган һәм килештерелмәгән идеяләр.
Конкурста барлыгы 13 номинация бар, алар арасында – «Территорияләрне үстерүнең иң яхшы концепциясе», «Коммерцияле күчемсез милекнең иң яхшы объекты», «Иң яхшы торак комплексы», «Иң яхшы социаль объект», «Территорияләрне иң яхшы төзекләндерү», «Иң яхшы арт-объект», «Иң яхшы инженер-техник объект» һәм башкалар. Беренче тапкыр яңа категория барлыкка килде – «Социаль объект интерьерының иң яхшы дизайны».
Аерым, унөченче номинация – «Шәһәрлеләр тавышы» («Шәһәрлеләр сайлавы»), аның җиңүчесен Казан халкы үзләре билгеләячәк. Онлайн тавыш бирү 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар һәр номинациядә һәм категориядә берәр тавыш бирә алалар:
эксплуатациягә тапшырылган
гамәлгә ашырылган проектлар;
Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән
килештерелгән гамәлгә ашырылмаган проектлар;
идея һәм концепция дәрәҗәсендәге проектлар . Алар Шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тикшеренүгә бирелмәгән.
Тавыш бирүдән соң, 21–25 ноябрьдә, жюри утырышы булачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен декабрьдә ел саен уздырыла торган «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясендә игълан итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 180 гариза
кергән . Казансу яр буендагы экологик станция, бульварның Серов урамы буенча беренче чираты һәм башка инициативалар гамәлгә ашырылган иң яхшы проектлар дип танылды.