Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2020, 10:21

Казанлылар үз эшләрен ачу һәм алып бару өчен субсидиягә дәгъва итә ала

Язның беренче атнасында чираттагы «Эшкуарлык эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру» белем бирү курсы тәмамланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Татарстан эшмәкәрлеген яклау фонды КФУ белән берлектә Мәшгульлек үзәгенең субсидияләнгән ярдәме белән үз эшен ачарга ниятләүче эшсез гражданнар өчен белем бирү программасын гамәлгә ашыра.

Язның беренче атнасында чираттагы «Эшкуарлык эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру» белем бирү курсы тәмамланды. Мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы һәм укыган татарстанлылар алга таба үз бизнесын ачу һәм алып бару өчен субсидиягә дәгъва итә ала. 2019 елдан субсидияләр күләме 145 мең 100 сумга кадәр артты.

Проектларны бәяләгәндә бизнесның экологик иминлегенә һәм социаль юнәлешенә, инвалидлар, күп балалы ата-аналар, инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар өчен өстәмә эш урыннары булдыру өлешендә аерым игътибар бирелә.

Уку курсы вакытында булачак бизнесменнар эшкуарлык эше теориясе белән дә, аның гамәли өлеше белән дә таныштылар, бухгалтерлык исәбе һәм салым салу буенча консультант, маркетолог һәм гамәлдәге эшмәкәрләр белән очраштылар, алар үз тәҗрибәләре мисалында бизнесны ачу һәм үстерү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Бизнес-проектларны ачыктан-ачык яклау Эшмәкәр йортында узды. Уку тәмамланганнан соң, курсны узуны раслаучы КФУ сертификатларын тапшырдылар. Хәзер аларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең эксперт советларында катнашырга туры киләчәк, анда алар субсидия өчен көрәшәчәкләр һәм үз эшләрен башлау мөмкинлеге булачак.

Исегезгә төшерәбез, проектка старт 2017 елда эшмәкәрлекне популярлаштыру, эш урыннары булдыру һәм эшсезләр санын киметү өчен бирелде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар