В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТРның Конституция көнен бәйрәм итәчәк
Ноябрьдә Татарстан башкаласында яшәүчеләрне өстәмә ял көннәре көтә. 4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.
Дүшәмбе көнне, 4 ноябрьдә, гражданнар Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, шимбә, 2 ноябрь, ял көнен 30 апрельгә күчерү сәбәпле, эш көне булачак. Шул ук вакытта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.
Киләсе ял көне 6 ноябрьгә – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә туры киләчәк. Сишәмбе, 5 ноябрьдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.