Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2024, 10:01

Казанлыларны Россиядә беренче үзмәшгульләр фестиваленә чакыралар

Шәһәрлеләрне «Я и есть Татарстан» ярминкәсе һәм яңа ел тамашасы көтә

«Үзмәшгуль Fest» фестивале бүген Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк территориясендә ачылачак. Бу Россиядә әлеге категория гражданнар өчен беренче масштаблы бушлай чара, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Программада – бөтен республикадан килгән традицион осталар продукциясе ярминкәсе, Мәскәүнең «Трикстер» театрыннан «Умка» яңа ел спектаклен күрсәтү, «Мәдәният бүлмәләре» төркеме чыгышы. Бу чараларга теләгән һәркем килә ала.

Үзмәшгульләр өчен программа Fashion Weekның даими катнашучысы Денис Карташевтан яңа ел макияжы буенча мастер-класс, «Визажистлар көрәше», Россия брендларыннан бизәнү әйберләренең берсеннән воркшоп, кыйммәтле бүләкләр тапшырып, таксистлар һәм курьерлар өчен онлайн интенсивка нәтиҗәләр ясауны үз эченә ала.

Фестиваль бүген 11:00 сәгатьтә башлана һәм 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар турында тулырак мәгълүматны проект сайтында карап була. Түләүсез билет алу өченсылтама буенча теркәлергә мөмкин.

«Үзмәшгуль Fest»ны «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында ТРның Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештыра.

Барлык яңалыклар