В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык хикәяләр легендар җырчының проект-трибьютына багышланган социаль челтәрләрдә бастырылачак
Казанлыларны күренекле татар артисты Илһам Шакиров турында истәлекләр җыюда катнашырга чакыралар. Җыелган тарихлар легендар җырчының проект-трибьютына (хәтер проекты) багышланган социаль челтәрләрдә бастырылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Илһам Шакиров – татар мәдәниятендә тулы бер чор ул. Артист турында аның белән дус яки кайчандыр шәхсән таныш булган, эшләүчеләрнең күп кенә истәлекләре сакланып калган. Бәлки, туганнарыннан кемдер җырчының пластинкаларын җыйгандыр һәм бер концертны да калдырмагандыр. Тарих 19 августка кадәр сылтама буенча кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә Горький исемендәге паркта Илһам Шакировның трибьюты (иҗатына багышланган концерт) узачак. Yummy Music Band музыкантлары Юрий Федоров идарәсендә һәм заманча татар сәхнәсе йолдызлары артистның яңа аранжировкасында 14 җырын башкара. Керү ирекле.