Tehran Golden Adobe Global Award 2019 конкурсында дөньяның 28 иленнән шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү буенча 519 проект катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Казанның «Мәктәптә туклану системасында реформа уткәрү» проекты Tehran Golden Adobe Global Award 2019 дәрәҗәле халыкара премиясе җиңүчесе булды. Аны «Җирле үзидарәне үстерү, планлаштыру һәм идарә итү» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар. Бүләкләрне тапшыру тантанасы 2-нче ноябрьдә Иран башкаласы Тәһранда узды.
Милад манарасының конференц-үзәгендә узган чарага бөтен дөньядан шәһәр, дипломатик корпус һәм халыкара оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелды. Премия шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә, халыкара элемтәләрне һәм үзара хезмәттәшлекне киңәйтүгә, шәһәр инфраструктурасы өлкәсендәге мөмкинлекләрне яхшыртуга, шулай ук иң уңышлы дөньякүләм шәһәр проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен куллануга юнәлдерелгән.
Быелгы премиянең төп темасы - «Акыллы һәм тотрыклы үсештәге шәһәрләр». Конкурста шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү буенча 519 проект катнашты, аларның 197-се - Иран белгечләре һәм 322-се - дөньяның башка 27 иленнән килгән вәкилләр. Җиңүчеләрне сайлаганда халыкара комиссия проектларны түбәндәге төп критерийлар буенча бәяләде: тотрыклылык, кире кагуга чыдамлык, инновациялелек, нәтиҗәлелек, тиражлылык, мөһимлек һәм глобаль әһәмиятлелек.
Җиңүчеләр шәһәр идарәсе һәм үсешенең җиде төрле номинациясендә сайлап алынды. Финалистлар арасында Амстердам (Нидерланд), Гургаон (Һиндстан), Масаи (Никарагуа), Мехико (Мексика), Тәһран (Иран), Фредерисия (Дания) һәм башка шәһәрләрдән проектлар булды. Алар арасында Казан эшләнмәсе дә бар. Аның өчен бүләкне Тәһран Мэры Казан икътисади үсеш комитетының инвестицияләр һәм инновацияләр бүлеге башлыгы Руслан Галиәхмәтовка тапшырды.
Шулай ук «Җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм шәһәрнең социаль-мәдәни үсеше» номинациясендә бүләк Ирандагы Никарагуа илчесе Марио Баркеро әфәндегә Никарагуа хатын-кызлары тарафыннан органик яшелчә үстерү проекты өчен тапшырылды». «Шәһәрләрнең тотрыклылыгы, яшәү сәләтлелеге һәм тотрыклы үсеше» номинациясендә җир тетрәүләре турында хәбәр итү системасын керткән өчен табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен киметү буенча Тәһран оешмасы җиңүче булды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты.
Премия 2013 елда Тәһран муниципалитетының Коммуникацияләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр үзәге тарафыннан БМО-Хабитат һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» халыкара оешмасының Метрополис бүлекчәсе белән берлектә оештырылган иде. Премия алуга конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә.