«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәм күрсәтеләчәк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Казанда «Мин бит инде ул – Татарстан» яңа ел ярминкәсендә үзмәшгульләргә 200 дән артык бушлай сәүдә урыны биреләчәк. Ул 22-24 нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театр каршында узачак.
Катнашуга гаризаны «РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» бүлегендә сылтама буенча калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Яңа ел ярминкәсен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Минем бизнес» үзәге үткәрәчәк.
Казанда 100 меңнән артык кеше үзмәшгуль статусына ия. Тугыз ай эчендә кече һәм урта бизнес секторыннан шәһәр казнасына кергән салымнар суммасы 6 млрд сумнан артып китә. Бу ТР башкаласы бюджетының барлык салым керемнәренең яртысы диярлек.