Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән чираттагы очрашу 27 мартта Казан Башкарма комитетында узачак. Катнашучыларга эшкуарлыкка ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларын да кертеп, республика фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган агымдагы программалар турында сөйләячәкләр.
Эшмәкәрләр сатып алу эшчәнлеген яраклаштыру инструментлары, шул исәптән үткәрелә торган вебинарлар һәм бизнеска ярдәм итү өчен тәкъдим ителә торган хезмәтләрне алу мөмкинлекләре турында беләчәк.
Чара мэриянең зур залында (Кремль урамындагы 3 йорт, 5 кат) узачак. Башлана 15:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең икътисади үсеш комитетында. Очрашуда катнашырга теләүче эшмәкәрләргә +7(843)299-17-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.