В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар үз продукцияләрен шәһәрнең берничә районында Яңа ел чаралары үткәрү мәйданчыкларында да тәкъдим итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Казанда үзмәшгуль шәһәрлеләр Яңа ел һәм Раштуа чараларында катнаша ала. Моның өчен шәһәрдә үзмәшгульләр Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына үз продукцияләрен тәкъдим итә ала торган мәйданчыклар оештырылачак.
25-нче декабрьдән 7-нче гыйнварга кадәр үзмәшгуль казанлыларга Бауман урамындагы чараларда катнашырга тәкъдим итәләр. Бәйрәм көннәрендә алар шулай ук үз продукцияләрен шәһәрнең берничә районында Яңа ел чаралары үткәрү мәйданчыкларында да тәкъдим итә алачак: Киров, Мәскәү, Вахитов, Идел буе һәм Совет (Дәрвишләр бистәсендә һәм Фучик урамында).
Чараларда катнашу өчен теркәлергә яки мәгълүматны телефон аша ачыкларга мөмкин: 8 (843) 299-17-22, 8 (843) 299-18-83, дип хәбәр итә Икътисади үсеш комитеты.
Исегезгә төшерәбез, керемнәре ел дәвамында 2,4 млн сумнан артмаган шәхси эшмәкәрләр дә, физик затлар да үзмәшгуль сыйфатында теркәлә ала. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнү өчен салым түләүче сыйфатында исәпкә басарга кирәк. Моны «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә эшләргә мөмкин, теркәлү вакытында консультацияне күп функцияле үзәк офисларында алырга мөмкин.