В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 18-нче март көнне Казан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белгечләреннән консультация ала алачак. Ачык ишекләр көне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ике адрес буенча узачак: Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а.
Мондый очрашулар даими уздырыла. Белгечләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт компетенциясе кысаларында, мәсәлән, кулланучылар хокукларын яклау яки санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру турында сорауларга җавап бирә.
Алдан язылу өчен телефон номерлары: +7(843)238-36-32 һәм +7(843)238-18-41 – кызыксындырган сорауны күрсәтеп . Шалтыратулар 15-нче марттан 17-нче мартка кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр. Очрашуга сулыш органнарын шәхси яклау чараларын – битлек яки респиратор кулланып килергә кирәк, дип кисәтә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе.