Семинарда катнашу өчен алдан теркәлү сорала.
Фото: Денис Гордийко
Семинарда катнашучылар интернетта сату каналлары һәм аларны үзләштерү алгоритмы, классифайдлар һәм алар белән эшләү турында беләчәк. Шулай ук тыңлаучыларга сату күләмен арттыру өчен интернет-кибетне куллануның үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Семинар программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Семинарда катнашу өчен мсп.рф платформасында теркәлү узарга кирәк. Заявкалар бирү буенча җентекле инструкция сылтама буенча урнаштырылган. Тренинг тәмамланганнан соң, катнашучыларга сертификат биреләчәк.