В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирда 8 илдән 100 дән артык спортчы катнашкан
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
Спорт гимнастикасы буенча халыкара турнирда - 30 нчы тапкыр үткәрелүче Михаил Воронин Кубогында Россия җыелма командасы команда зачетында беренче урынга лаек булган. Команда составында «Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Даниел Маринов һәм Матвей Занин чыгыш ясаган. Ярышлар 24–25 ноябрьдә Мәскәүнең «Динамо» спорт академиясендә узган.
Даниел Маринов күп төрле ярышларда абсолют чемпион калды, ә Матвей Занин көмеш медаль яулады, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Юбилей турниры 8 илдән 100 дән артык гимнастика осталарын берләштергән. Ярышларда Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Ливан, Кыргызстан һәм Сүрия спортчылары катнашкан.
Алдарак «Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Даниел Мариновның спорт гимнастикасы буенча дөнья чемпионатында «параллель борыслар» күнегүен башкарып, бронза медаль яулавы турында хәбәр ителгән иде. Ярышлар Джакартада узган – көрәш мәйданында 86 ил спортчысы катнашкан.