Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең яңа формасы кертелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең яңа формасы кертелде. Хәзер эшмәкәрләр муниципаль биналарны гына түгел, җир участокларын да арендага ала ала. Мондый карарны бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XXXIV сессиясе утырышында депутатлар кабул итте.
Башта муниципаль милекне арендага бирү тәртибе бары тик күчемсез милек объектларына гына кагыла һәм җир участокларын үз эченә алмый иде, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов. Әмма федераль законнарга кече һәм урта эшмәкәрлеккә мөлкәти ярдәм күрсәтү исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирә торган үзгәрешләр кертелгән.
Хәзер эшкуарлар озак вакытка исәпләнгән җир участокларын арендага ала алачаклар. «Бу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, – дип өстәде Р.Галәветдинов. - Билгеләп үтәм, аренда түләүләре өчен ташламалар җир участокларын арендага бирүгә кагылмый».
Депутатлар тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хупладылар һәм карар проектын расладылар.