Гариза бирүнең чик срогын күчерү 1-нче июльдә Россия Федерациясендә эш көне түгел дип игълан ителү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Казан эшмәкәрләре бу елның апрель һәм май айлары өчен субсидия алуга гаризаны 2-нче июльгә кадәр бирә ала. Элегрәк документларны 1-нче июльгә кадәр тапшырырга кирәк иде.
Гариза бирүнең чик срогын күчерү 1-нче июльдә Россия Федерациясендә эш көне түгел дип игълан ителү белән бәйле. Бу - РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый субсидияне бирү мөмкинлеге 2020 елның 1-нче мартына торышы буенча икътисадый эшчәнлек төрләренең төп гомумроссия классификаторы буенча билгеләнә. Компаниянең аңа хокукы бармы-юкмы икәнен Россия Федераль салым хезмәте сайтында махсус сервис ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Моның өчен салым түләүченең ИНН номерын кертү дә җитә.
Гаризаны юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша, шулай ук салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын электрон рәвештә (ТКС) һәм почта аша тапшыру системасы аша җибәрергә мөмкин. Шул ук вакытта эшмәкәрләр үз шәхси кабинетында квалификацияле электрон имзадан башка гариза формалаштыра ала. Ул автомат рәвештә булган мәгълүматлар нигезендә төзеләчәк, субсидия алу өчен үз банк счетының реквизитларын бирергә һәм «Гаризаны җибәрергә» төймәсенә генә басарга кирәк, дип хәбәр ителә Федераль салым хезмәте сайтында.