Стартап-проектларны эшләүчеләр өчен конкурска гаризалар 19-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Казанда эшмәкәрләр өчен продукцияне, хезмәтләрне теркәү, сертификацияләү, сыйфат менеджменты системасы һәм туры килү-килмәүне раслауның башка формалары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга конкурс дәвам итә. Татарстан башкаласында теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән гаризалар 26-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Бу процедураларны 2020 елның 1-нче гыйнварыннан 2021 елның 1-нче октябренә кадәр узган эшмәкәрләр 50 мең сумга кадәр күләмдә чыгымнарны кире кайтарырга мөмкин.
Моннан тыш, 19-нчы ноябрьгә кадәр башка ярдәм программасында – стартап-проектларны эшләүчеләргә конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Җиңүчеләр үз чыгымнарын каплауга 300 мең сум күләмендә субсидия алачак.
Конкурс шартлары буенча проектлар шәһәр хуҗалыгында, транспорт, икенчел чимал эшкәртү, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохитен төзекләндерү, мәгълүмати технологияләр кебек өлкәләрдә кулланылырга тиеш.
Конкурста җиңүчеләр инновацион проектларны эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга, аерым алганда, җиһазлар һәм техника, программа белән тәэмин итү, чыгым материаллары, патентлаштыру һәм сертификацияләүгә чыгымнарны каплый алачак. Өстәвенә, элегрәк эшмәкәрләр тотылган чыгымнарны агымдагы айның 1-нче числосына каплый алса, хәзер бу срок 19-нчы ноябрьгә кадәр күчереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашучыларга портфолио җыярга – проект турында презентация яки ролик әзерләргә, конкурс комиссиясе аның потенциалын һәм шәһәр икътисадының теләсә кайсы тармагында кулланылганда функционалын бәяли алсын өчен тәҗрибә үрнәген тәкъдим итәргә кирәк.
Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин. Гаризалар шәхсән түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Кремль урамы, 3/5, 544-нче номерлы кабинетта (сертификацияләү буенча) һәм 528-нче номерлы кабинетта (стартаплар буенча). Консультация алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)299-17-22 (сертификация), +7(843)299-15-80 (стартапларга ярдәм).
Элегрәк Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эшкуарларга ярдәм итүнең федераль һәм республика кризиска каршы чаралары турында сөйләделәр.