Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2025, 13:02

Казан йөзүчесе Россия чемпионатында алтын яулады

ТР башкаласында ярышлар 13 апрельдән 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

Казанның «Дельта» спорт мәктәбе укучысы Софья Дьякова бу көннәрдә ТР башкаласында уза торган Россия чемпионатында алтын медаль яулады. Ул 800 метрга ирекле стиль белән йөзеп, яшүсмерләр арасында яңа рекорд (8:24,93) куйды.

Ярышларга бөтен илдән йөзүчеләр җыелды. Аларның иң яхшылары 11 июльдән 3 августка кадәр Сингапурда узачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында Россия исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге алачак. Софья Дьякова инде үзенә бу мөмкинлекне булдырды. Казанда спортчы Светлана Чепик җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.

Элегрәк Софья Дьякованың Будапештта кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында яшүсмерләр арасында яңа рекорд куюы турында хәбәр ителгән иде. Ул ирекле стиль белән 400 м араны 4:02,03 тә үтте.

Барлык яңалыклар

Казан йөзүчесе Россия чемпионатында алтын яулады

<p> Казанның «Дельта» спорт мәктәбе укучысы Софья Дьякова бу көннәрдә ТР башкаласында уза торган Россия чемпионатында алтын медаль яулады. Ул 800 метрга ирекле стиль белән йөзеп, яшүсмерләр арасында яңа рекорд (8:24,93) куйды. </p> <p> Ярышларга бөтен илдән йөзүчеләр җыелды. Аларның иң яхшылары 11 июльдән 3 августка кадәр Сингапурда узачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында Россия исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге алачак. Софья Дьякова инде үзенә бу мөмкинлекне булдырды. Казанда спортчы Светлана Чепик җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында. </p> <p> Элегрәк Софья Дьякованың Будапештта кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында яшүсмерләр арасында яңа рекорд <a target="_blank" href="https://ksp.kzn.ru/prinyat-uchastie/proekty/zhiznelyub/novosti/sportsmenka-iz-kazani-ustanovila-yunosheskiy-rekord-rossii-na-chempionate-mira-po-plavaniyu/?lang=ta">куюы</a> турында хәбәр ителгән иде. Ул ирекле стиль белән 400 м араны 4:02,03 тә үтте. </p>