Респондентларның 14% ы ТР башкаласы өчен үз тавышларын бирде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Россиялеләр Казанны фриланс өчен иң яхшы туры килә торган шәһәрләрнең берсе дип атады. Сораштыруда 3,1 мең кеше катнашты. Татарстан башкаласын мондый эшчәнлек өчен иң яхшы шәһәр дип 14% респондент атаган. Бу хакта «Работа.ру» һәм «Подработка» сервислары хәбәр итә.
Рейтингны Мәскәү (47%) ачты, икенче урында – Санкт-Петербург (34%), өченче урын Сочида (21%) калды. Топ-10лыкка шулай ук Екатеринбург (15%), Краснодар (14%), Калининград (13%), Владивосток (11%), Түбән Новгород (11%) һәм Новосибирск (9%) кергән.
Шәһәрләр респондентлар тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: интернетның һәркем файдалана алырлык булуы, ял итү һәм күңел ачу урыннары, алга киткән җәмәгать транспорты, климат, кафе һәм рестораннар, экология, арзанлы торак һәм җинаятьчелек дәрәҗәсенең түбән булуы. Шулай ук күпләр, дуслары яки туганнары яшәгәнгә күрә, билгеле бер шәһәрне сайлыйлар.
Элегрәк KZN.RU хәбәр иткәнчә, Казан көзге каникулларга ял итү өчен топ-5 юнәлешләргә керде.