Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2022, 15:50

Илсур Метшин дарулар җитештерү предприятиесендә булды

Ел саен «Татхимфармпрепараты» 1,5 млрд дару, шулай ук 20 млн төргәк мазь һәм тамчылы дару җитештерә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь, Юлия Летникова). Казан Мэры Илсур Метшин «Татхимфармпрепараты» предприятиесендә булды, анда фармацевтика продукциясен эшкәртү, җитештерү, төрү буенча тулы цикл оештырылган. Җитештерү эшендә санкцияләр чагылыш тапмаган, чөнки кулланылган чимал дустанә илләрдән – Кытай һәм Һиндстаннан китерелә. Моннан тыш, җитәкчелек – булган җиһазларны модернизацияләргә планлаштыра, бу продукция күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Быел Казанда сәнәгать җитештерүе индексы 8,8% ка күтәрелгән. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр шәһәр предприятиеләре 441 млрд сумга үзебездә җитештерелгән товарларны төяп озаттылар, эшләр башкардылар һәм хезмәт күрсәттеләр. «Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыятендә Казанның сәнәгать җитештерүе индексын арттыруга үз өлешен кертте. Быел аларның кереме 3,29 млрд сум тәшкил иткән.

«Татхимфармпрепараты» җитештерү комплексына 1931 елда нигез салынган һәм бүгенгә 2 заводны берләштерә: химия-фармацевтика һәм тегү-хирургия материаллары. Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше – тулы цикллы фармацевтика продукциясен лицензияләү һәм контракт җитештерү хезмәтләре. Предприятиедә барлыгы 1 меңнән артык кеше эшли.

Казан Мэры предприятие цехларында булды, анда «Татхимфармпрепараты» АҖ генераль директоры Тимур Ханнанов Илсур Метшинга җитештерү турында сөйләде. Генераль директор сүзләренә караганда, предприятиенең җитештерү куәте һәм фәнни-техник потенциалы дару төймәсе, төнәтмә, мазьлар, сироп һәм паста рәвешендәге 130 төрдәге дару чыгарырга мөмкинлек бирә. «Ел саен без 1,5 млрд дару төймәсе, шулай ук 20 млн төргәк мазь һәм тамчылы дару җитештерәбез», – дип билгеләде Т.Ханнанов. Якын киләчәктә компания җиһазларны яхшыртырга планлаштыра, шуның хисабына җитештерү күләме артачак. Хәзерге вакытта җитәкчелек яңа поставщиклар эзли.

Тимур Ханнанов сүзләренчә, «Татхимфармпрепараты» җөйле хирургия материаллары, шул исәптән кетгут җепләр җитештерүдә махсуслаша. Завод продукциясен ил төбәкләренә генә түгел, Беларусия, Латвия, Монголия, Төркмәнстан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Грузия һәм Әрмәнстанга да китерәләр.

«Чит ил фармацевтика компанияләренә килгәндә, алар китмәделәр һәм продукция җибәрүне дәвам итәләр. Фармацевтика урыны бушамады, шуңа күрә безнең продуктларга ихтыяҗ шул ук дәрәҗәдә калды. Язын, запас белән дарулар сатып алырга теләгәндә, без шау-шу сиздек, әмма хәзер андый хәл юк», – дип билгеләп үтте генераль директор. Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 140% тәшкил итте.

Казан Мэры белән предприятиедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов булды.

Фоторепортаж
Илсур Метшин «Татхимфармпрепараты» предприятиесендә булып кайтты
Видеорепортаж
16.11.2022 15:56
Илсур Метшин «Татхимфармпрепараты» предприятиесендә булып кайтты
Барлык яңалыклар