Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2020, 15:15

Илсур Метшин шәһәрлеләрне эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләр белән элемтәләрне көчәйтергә кушты

Казанда теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсенең артуы күзәтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсенең артуы күзәтелә. Шул ук вакытта шәһәрдә вакансияләр банкы даими рәвештә тулылана - бүгенгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең шәһәр бүлекчәләрендә 13 меңгә якын эш урыны исәпләнә. Казан Мэры Илсур Метшин Ратушадагы Казан шәһәр Думасының XL сессиясендә эш бирүчеләр белән элемтәләрне көчәйтергә, вакантлы урыннар турында мәгълүматны вакытында җиткерергә һәм шәһәрлеләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итәргә күрсәтмә бирде.

Бүгенге көндә Казанда 24 меңнән артык эшсез шәһәрле бар, март башында 4 мең тирәсе кеше теркәлгән, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Аның сүзләренә караганда, эшсезлек дәрәҗәсе хезмәткә сәләтле халыкның гомуми санының 4%-ына туры килә.

«Мәгълүматлар базасына вакансияләрне «Казанькомпрессормаш», авиация заводы һәм башка эре сәнәгать предприятиеләре кертә, - дип билгеләде И.Шакиров. - Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә 200-дән артык вакансия актуаль, сәүдә, сәламәтлек саклау предприятиеләрендә эш урыннары бар».

«Эшсезлек үсеше борчу тудыра. Гәрчә бу саннарның һәрберсенең үз сәбәбе бар: халыкның мәшгульлек үзәгендә пособие алу өчен февральдә беркайда да эшләмәүчеләр дә теркәлә. Әмма безгә барысы белән дә эшләргә кирәк, - диде И.Метшин. - Без шәһәрнең мәшгульлек хезмәте белән тыгыз элемтәдә торабыз, реаль ситуацияне анализлыйбыз, аны бәялибез. Әмма барлык вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат шәһәрнең эш белән тәэмин итү органнары карамагында булсын өчен шәһәрнең эш бирүчеләре белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк».

Илсур Метшин Казан халкын тиз ориентлашырга һәм вакансияләр турында яңа мәгълүмат белергә чакырды. Шәһәр халкын эшкә урнаштыру, яңадан квалификацияләү һәм өстәмә укыту буенча барлык чараларны күрергә кирәк, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XL сессиясе, 16.06.2020
Видеорепортаж
16.06.2020 13:02
Казан эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең муниципаль ярдәм пакетыннан куллана башладылар
Барлык яңалыклар