Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2025, 12:21

Илсур Метшин «Казан – геройлар шәһәре» проекты турында: «Без заманнар һәм буыннар элемтәсен саклыйбыз»

Казанда шәһәрнең 159 цифрлы экранында сугыш катнашучыларының йөзләре «җанланачак», алар хөрмәтенә шәһәр урамнарына исемнәр бирелгән

Казанда Җиңү көненә багышланган «Казан – геройлар шәһәре» социаль рекламасын эшләтеп җибәрәчәкләр. 159 электрон-цифрлы реклама өслегендә ясалма интеллект ярдәмендә сугыш катнашучыларының фотосурәтләре «җанланачак», алар хөрмәтенә Татарстан башкаласы урамнары аталган. Бу хакта РИМ медиатөркеме белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында килешенгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов хәбәр итте.

«Бер атнадан «Казан – геройлар шәһәре» проекты эшләтеп җибәреләчәк. Казанлылар аны күрерләр дип ышанам. Бу Казан урамнарына исемнәре бирелгән геройларыбызны хәзерге халыкка якынайту мөмкинлеге. Без Халев, Фаткуллин урамнарын атыйбыз, әмма бу кешеләрнең нинди кыяфәттә булуын, ни өчен мондый хөрмәткә лаек булуларын бөтен кеше дә белми. Һәм бүгенге көндә ясалма интеллект безгә геройларны җанландырырга, аларның батырлыклары турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Бу кешеләрне безнең барлык халык белергә һәм истә тотарга тиеш. Шул рәвешле без заманнар һәм буыннар элемтәсен саклыйбыз», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Проектта 86 герой тәкъдим ителәчәк. Алар арасында: Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Василий Халев, Фәрит Фәткуллин, Иван Кобяков һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, Казанда туган яки яшәгән, Татарстан башкаласы урамнарында исемнәре йөртелгән башка кешеләр бар. Акциягә шәһәрдә урнаштырылган барлык 159 цифрлы экран җәлеп ителәчәк.

Шәһәр башлыгы реклама бизнесына проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде: «Барыбыз да моның кирәклеген аңлады, хуплады. Бу тагын бер тапкыр безнең бердәм булуыбызны һәм халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы белән горурлануыбызны ачык күрсәтә».
Фоторепортаж
Видеорепортаж
14.04.2025 14:09
Казанда тышкы реклама базары күләме 56 %ка арткан
Барлык яңалыклар