В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры халыкны 2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисади үсеш стратегиясе турында фикер алышуда катнашырга чакырды.
Фото: Денис Гордийко
«Документ төп индикаторларга өчьеллык чорда ирешә алуга бәйле рәвештә арттыру ягына төзәтелә икән, моңа сөенергә генә мөмкин. Бу, барыннан да элек, безнең урында тормавыбыз, эшләвебез, үзебезгә югары планкалар куюыбыз, һәм бу планкаларга тагын да кыска вакыт эчендә ирешә алуыбыз турында сөйли», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
2016 ел азагында кабул ителгән 2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисади үсеше стратегиясе өч елга бер тапкыр төзәтелергә тиеш, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Аның сүзләренчә, кайбер күрсәткечләр буенча үсешкә ирешелгән. «Мәсәлән, 2019 ел нәтиҗәләре буенча җан башына тулай территориаль продукт күрсәткече план буенча 614 мең сум булганда 616 мең сум тәшкил иткән . Бер кешегә исәпләгәндә торакның гомуми мәйданы белән тәэмин ителеш күрсәткече план буенча 25,2 кв. м булганда, 26,4 кв. м тәшкил итте, ә план 23,3% булганда, яшел үсентеләрнең гомуми мәйданы күрсәткече 28% тәшкил итә», - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Документка төзәтмәләр шулай ук федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендәге стратегик үзгәрешләргә бәйле рәвештә кертелә: Россия Президентының милли максатлар һәм үсешнең стратегик бурычлары турындагы Указы кабул ителде, Татарстан Республикасы-2030 стратегиясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. «Документта милли проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 2030 елга кадәр гомер озынлыгы күрсәткече арта - 80 яшькә кадәр (хәзер - 76), системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлеше - 63%-ка кадәр (хәзер 50%)», - дип билгеләде Илдар Шакиров.
Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, Стратегия-2030-га цифрлы икътисад буенча яңа юнәлешләр өстәргә, ә республика документына йөз тотып, үзмәшгульләр эшчәнлеген гамәлгә ашыруның уңай шартларын тәэмин итү һәм аларны яклау чараларын аерым бүлеккә чыгарырга кирәк.
Шулай ук стратегиядә пенсия законнары үзгәрүгә бәйле рәвештә пенсия алды яшендәге кешеләрнең мәшгульлеге һәм аларны яңадан әзерләү мәсьәләләре чагылдырылачак.
И.Шакиров билгеләп үткәнчә, быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә документ үзгәрешләре онлайн-режимда тикшереләчәк. «Стратегиягә төзәтмәләр кертүдә җирле үзидарә органнарының www.kzn.ru рәсми порталында («Казан турында» бүлеге)теләгән һәркем катнаша ала . «Казан стратегиясе - 2030» рубрикасында шәһәрне үстерү стратегиясенә кагылышлы тәкъдимнәр җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне kzn.2030@tatar.ru электрон почтасы адресына, Казан Мэриясенең Instagramдагы @kzn_official рәсми аккаунтына җибәрергә һәм +7(843)299-16-62 телефоны аша җиткерергә була», - дип сөйләде ул.
Илсур Метшин шәһәр халкын фикер алышуда актив катнашырга чакырды. «Стратегияне эшләү этабындагы кебек зур аудиторияләрне җыю хәзер куркынычсыз түгел. Шуңа күрә хәзер стратегиягә үзгәрешләр кертү буенча фикер алышуның барлык процедураларын онлайн-режимда үткәрергә кирәк. Бу һәр теләгән кеше үз фикере белән уртаклаша ала торган очрак», - диде Мэр.