Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2020, 13:01

Илсур Метшин: «Үзмәшгульләр фестивале - агымдагы шартларда кирәкле ярдәм чарасы ул»

19-нчы һәм 20-нче сентябрьдә Горки-Әмәт урманында продукция ярминкәсе, лекцияләр һәм маркет-плейслар күргәзмәсе планлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Ксения Швецова). 19-нчы һәм 20-нче сентябрь көннәрендә Казанның Горки-Әмәт урманы территориясендә үзмәшгульләр фестивале узачак. Программада - ярминкә, лекцияләр, маркет-плейслар күргәзмәсе һәм башка чаралар. Фестиваль коронавирус пандемиясе тудырган кризис шартларында үзмәшгуль шәһәрлеләргә ярдәм итү өчен үткәрелә, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин. Татарстан территориясендә һөнәри керемгә салым кертелгәч, инде 26 меңнән артык казанлы рәсми рәвештә үзмәшгуль статусына ия булды.

Фестивальнең беренче көнендә «Йорт» экоүзәгендә бизнес-бергәлек һәм хакимият органнары вәкилләре катнашында эшлекле өлеш - үзмәшгульләр форумы уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Стратегик сессия кысаларындагы форумда проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла. Мәсәлән, төп темалар арасында - ярдәм итү чаралары, электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләү, кредит оешмалары һәм контроль-күзәтчелек органнары белән үзара эш итү, үзмәшгульләр эшчәнлегенең норматив-хокукый чикләнүе. Ютуб-каналда стратегик сессияләрнең онлайн-трансляциясе оештырылачак. CUBE иҗади киңлеге янындагы мәйданчыкта үзмәшгульләр продукциясенең ике көнлек ярминкәсе көтелә.

«Былтыр үзмәшгульләр фестивале Казан халкы һәм кунаклары арасында зур кызыксыну уятты, ике көн эчендә анда 7 мең кеше булды, - дип искә төшерде И.Шакиров. - 170-тән артык кеше казанлыларга җәмәгать туклануы, күңел ачу өлкәсендә үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итте һәм ике атналык күләмдә продукция сатты».

Функциональ билгеләр буенча паркны зоналаштыруның катнашучылардан һәм килүчеләрдән уңай бәя алган узган елгы форматы агымдагы елда да сакланачак, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Фестиваль кысаларында лекторийләр һәм туториаллар, үзмәшгульләр белән эшләргә әзер популяр маркет-плейслар күргәзмәсе узачак. «Фестивальнең бу өлеше зур эш тәҗрибәсе булганнарга һәм сату географиясен киңәйтергә теләүчеләргә исәпләнгән, - дип билгеләде И.Шакиров. - Фестиваль системалы проблемаларны хәл итү һәм эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру өчен тулы кыйммәтле механизм буларак уйланылган».

Үзмәшгульләрнең уңышлы кейсларын тәкъдир итү, бизнесны теркәү буенча консультацияләр планлаштырылган. Үзмәшгульләр шәһәр Мэриясеннән грант ярдәменә конкурста катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаша алачак.

«Кече бизнес пандемия аркасында килеп чыккан кризис нәтиҗәсендә егылудан соң әкренләп «җанлана». Үзмәшгульләр фестивале кебек чаралар - агымдагы шартларда кирәкле ярдәм чарасы, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Кризис дәүләтнең бизнесны үстерү белән сүздә генә түгел, эштә дә кызыксынуын күрсәтте. Узган ел өчен үзмәшгульләргә салымнарны кайтардык, без грант ярдәмен игълан иттек. Һәм алга таба да бизнесның бу сегментына ярдәм итәчәкбез».

Шәһәр башлыгы үзмәшгульләргә ярдәм итү эшен дәвам итәргә һәм аларның бәяләмәләренә һәм кире элемтәләренә йөз тотарга кушты. «Эшлисе эшләр күп, аны өстенлекле рәвештә контрольдә тотуыгызны сорыйм», - дип ассызыклады Мэр.

Фестивальдә катнашу турында кирәкле мәгълүматны Казанның Икътисади үсеш комитетының Эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлегендә, Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә алырга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.09.2020
Видеорепортаж
14.09.2020 12:27
19 һәм 20 сентябрьдә Казанда үзмәшгульләр фестивале узачак
Барлык яңалыклар