Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2019, 20:15

И.Шакиров: «Хезмәт хакы буенча бурычларны шәһәрнең 20 предприятиесе түләде, әмма моның белән генә тынычланырга ярамый»

Башкарма комитетта халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт һәм керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт һәм керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Хезмәт хакы буенча бурычларны каплау очрашуның төп темасы иде. Киңәшмәне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров уздырды, анда шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан прокуроры урынбасары Сергей Урванцев һәм башкалар катнашты.

20 оешма хезмәт хакын тулысынча яки өлешчә түләгән

И.Шакиров киңәшмәне ачу барышында Казанның 20 оешмасы соңгы айда 7,3 млн. сумлык хезмәт хакы буенча бурычларны тулысынча яки өлешчә түләүләре турында сөйләде. Бүгенге көндә 2017 ел алдыннан 82 оешмада хезмәткәрләр алдында 190 млн. сумга якын бурыч түләнмәгәнлеге билгеле. Әлеге оешмалар арасыннан 19-ы – банкрот, 17-се - ябылган һәм 14-е инде эшчәнлек алып бармый. «32 предприятиенең 315 хезмәткәр алдында 34 млн. сум бурычы бар. Әлеге компанияләргә карата төп эш алып барылырга тиеш», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. 21 оешмада нибары бер хезмәткәр алдында бурыч бар, ә сигез оешмада бөтен предприятие буенча гомуми бурыч 50 мең сумнан артмый, дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казан Мэры Илсур Метшин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан прокуроры Олег Дроздов һәм башка рәсми затлар катнашында Татарстан башкаласында узган киңәшмәдә хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Татарстанда бүгенге көндә хезмәт хакы буенча бурыч 300 млн. сум тәшкил итә, шуларның 164 млн. сумы Казанга туры килә, дип билгеләп үтелде.

Совет районында бурычлы кешеләрне прокуратурага утырышларга чакыралар

Татарстан башкаласы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә вакытында хезмәт хакын түләү мәсьәләсе халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссияләрдә карала. Аларның эше турында территориаль комиссияләр вәкилләре – районнар администрацияләре башлыклары урынбасарлары хәбәр итте.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 2019 елда комиссиянең 34 утырышы үткәрелгән, аларга 694 предприятие чакырылган һәм аларның 201-е эшләрен караган, дип хәбәр итте администрация башлыгы урынбасары Наил Галиев. «Быел хезмәт хакы буенча бурыч 46 млн.сум тәшкил итте, шуның 14 млн. сумы декабрь аена түләнгән. Район территориясендә 22 млн. сум гомуми бурычы булган 7 оешма эшли», - дип хәбәр итте ул һәм алар арасына Рособорона заказы белән эшли торган ике предприятие дә керүен ассызыклады. Хезмәт хакы буенча аларның гомуми бурычы 18 млн. сум тәшкил итә. «Якын арада алар бюджеттан акча алачак һәм бу бурычны ябачак», – дип ышандырды Н.Галиев.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин хәбәр иткәнчә, ел башыннан «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы һәм заманча энергетика системалары кебек предприятиеләрнең 54,5 млн сумлык хезмәт хакы буенча бурычларын өлешчә яки тулысынча түләгәннәр. 13-нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, 37 оешманың 1353 хезмәткәр алдында гомуми суммасы 133,2 млн. сумлык бурычы бар. Кайбер оешмаларның һәм аларның җитәкчеләренең урнашу урынын билгеләүдә проблема элеккечә саклана. Шуңа бәйле рәвештә докладчы суд приставлары хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Территориаль комиссиянең 66 утырышы быел Киров һәм Мәскәү районнарында үткәрелде. Администрация башлыгы урынбасары Руслан Зәбиров 916 оешма җитәкчеләре тыңланганын, бүгенге көндә бурычның гомуми суммасы 5,5 млн сумнан 2,5 млн сумга кадәр кимегәнлеген сөйләде.

Совет районында территориаль комиссияләр утырышларын оештыруның яңа тәҗрибәсен керттеләр. Биредә быел узган 22 киңәшмәнең икесен район прокуратурасында үткәрделәр. Мондый карар кайбер аеруча проблемалы предприятиеләр җитәкчеләре килмәүгә бәйле рәвештә кабул ителде. Гомумән алганда, комиссия әгъзалары 452 оешма эшен карады. Ел дәвамында 13 компаниядә 29,3 млн. сумлык бурыч түләнгән. «Бүгенге көндә 15 оешманың хезмәт хакы буенча гомуми 24,6 млн. сумлык бурычы бар. Шуларның 4 компаниясе икътисади яктан актив, хезмәткәрләре алдында 1,1 млн сум бурычы бар», - дип белдерде спикер.

«Шәһәрлеләр Яңа елда якыннарын котлый алсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк»

«20-дән артык предприятие бурычларын түләде, әмма бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Эшне оптимальләштерергә кирәк. Әлегә сораулар бик күп», - дип ассызыклады Илдар Шакиров, чыгышларга йомгак ясап. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда төрле структуралар эшенең таркаулыгы күзәтелә, шуңа бәйле рәвештә аларның хезмәт хакы буенча бурычлары турындагы мәгълүматлары күпчелек очракта туры килми.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары территориаль район комиссияләре җитәкчеләрен эшне оптимальләштерергә чакырды, шулай ук, төрле ведомство хезмәткәрләрен җәлеп итеп, шәһәр прокуратурасында берничә утырыш үткәрергә тәкъдим итте. «Бәлки, мондый форматтагы эш нәтиҗәлерәк булыр. Шәһәрлеләр Яңа елда якыннарын котлый алырга, бүләкләр алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, шуңа күрә хезмәт хаклары буенча бурычлар мәсьәләсен мөмкин булган кадәр бетерергә кирәк», - диде И.Шакиров.

«Бу өлкәдә бердәм эш кенә килеп туган хәлне төзәтергә ярдәм итәчәк. Комиссия утырышларында активрак эшләргә һәм аларга арбитраж идарәчеләрен чакырырга өндим, чөнки төп бурыч банкротларга туры килә», – дип белдерде шәһәр прокуроры урынбасары Сергей Урванцев.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да үз сүзен җиткерде: «Без әлеге кешеләргә хезмәт хакы буенча бурычлар мәсьәләсен хәл итәргә булышыр өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.

Фоторепортаж
Халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү, хезмәт һәм керемнәрне канунилаштыру буенча шәһәр комиссиясе утырышы, 13.12.2019
Видеорепортаж
13.12.2019 13:11
Халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү, хезмәт һәм керемнәрне канунилаштыру буенча шәһәр комиссиясе утырышы, 13.12.2019
Барлык яңалыклар