Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2026, 13:45

И.Метшин законсыз чүплекләр турында: «Мондый чүпләрне үз шәһәрен яратмаган башкала халкы ташлап китә»

Казанда быел законсыз чүплекләрдән 40 мең кубометрдан артык калдык юк ителәчәк

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында быел санкцияләнмәгән чүплекләрдән 40 мең кубометрдан артык калдыкны юк итәргә ниятлиләр. Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән шәһәр Башкарма комитеты арасында төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында әлеге максатларга шәһәр бюджетыннан 49,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

«Ни кызганыч, ел саен бик күп калдыклар тупланган зур чүп өемнәре барлыкка килә. Аларны җәй айлары якынлашканчы район администрацияләре һәм подряд оешмалары җыештырырга мәҗбүр. Һәм тагы бер кат ассызыклап әйтәм: мондый чүпләрне үз шәһәрен яратмаган башкала халкы калдыра. Бу бизнес түгел, бу чын явызлык, безгә аның белән көрәшергә кирәк. Тәртип бозучыларны ачыклау өчен цифрлы мөмкинлекләрдән активрак файдалануыгызны сорыйм. Рөстәм Гыйльфан улы (Башкарма комитет җитәкчесе), әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алуыгызны үтенәм. Урнаштырырга кирәк дип килешкән камералар эшләргә тиеш», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы халыкны тиешсез урыннарга чүп ташлый торган машиналарның номерларын язып алып, бу хакта шәһәрнең кабул итү, «Халык контроле» системалары аша хәбәр итәргә чакырды. «Без әлеге мәсьәләне гомуми тырышлык белән генә хәл итә алачакбыз», - дип ассызыклады мэр.

Эшләр район администрацияләре, шулай ук экология оешмалары белгечләре тарафыннан ачыкланган территорияләрдә башкарылачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәргә чүплекләрне юк итү таләп ителә торган урыннарның өстәмә исемлеге җибәреләчәк.

Хәзерге вакытта район администрацияләре территорияләрне чистарту эшләрен башкару өчен муниципаль контрактлар төзүгә кагылышлы конкурс документларын әзерли.

Шәһәр хакимияте предприятиеләрнең, биналарның һәм сәүдә объектларының милекчеләрен үзләренә кагылышлы территорияләрне җыештыру эшенә активрак кушылырга һәм тиешсез урыннарда җитештерү калдыкларын җыю мәсьәләсен хәл итәргә чакыра.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән Казанда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Подряд оешмалары җыештыру техникасын җәйге чорга көйләү эшенә керешкән – җәй айларында шәһәр юлларын 591 берәмлек техника чистартачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.03.2026
Видеорепортаж
30.03.2026 12:00
15 апрельдән юл хезмәтләре җәйге режимга күчә
Барлык яңалыклар