В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда быел законсыз чүплекләрдән 40 мең кубометрдан артык калдык юк ителәчәк
Денис Гордийко фотосы
«Ни кызганыч, ел саен бик күп калдыклар тупланган зур чүп өемнәре барлыкка килә. Аларны җәй айлары якынлашканчы район администрацияләре һәм подряд оешмалары җыештырырга мәҗбүр. Һәм тагы бер кат ассызыклап әйтәм: мондый чүпләрне үз шәһәрен яратмаган башкала халкы калдыра. Бу бизнес түгел, бу чын явызлык, безгә аның белән көрәшергә кирәк. Тәртип бозучыларны ачыклау өчен цифрлы мөмкинлекләрдән активрак файдалануыгызны сорыйм. Рөстәм Гыйльфан улы (Башкарма комитет җитәкчесе), әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алуыгызны үтенәм. Урнаштырырга кирәк дип килешкән камералар эшләргә тиеш», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы халыкны тиешсез урыннарга чүп ташлый торган машиналарның номерларын язып алып, бу хакта шәһәрнең кабул итү, «Халык контроле» системалары аша хәбәр итәргә чакырды. «Без әлеге мәсьәләне гомуми тырышлык белән генә хәл итә алачакбыз», - дип ассызыклады мэр.
Эшләр район администрацияләре, шулай ук экология оешмалары белгечләре тарафыннан ачыкланган территорияләрдә башкарылачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәргә чүплекләрне юк итү таләп ителә торган урыннарның өстәмә исемлеге җибәреләчәк.
Хәзерге вакытта район администрацияләре территорияләрне чистарту эшләрен башкару өчен муниципаль контрактлар төзүгә кагылышлы конкурс документларын әзерли.
Шәһәр хакимияте предприятиеләрнең, биналарның һәм сәүдә объектларының милекчеләрен үзләренә кагылышлы территорияләрне җыештыру эшенә активрак кушылырга һәм тиешсез урыннарда җитештерү калдыкларын җыю мәсьәләсен хәл итәргә чакыра.
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән Казанда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Подряд оешмалары җыештыру техникасын җәйге чорга көйләү эшенә керешкән – җәй айларында шәһәр юлларын 591 берәмлек техника чистартачак.