Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2020, 13:41

И.Метшин: «Без кече һәм урта эшмәкәрлек өчен кризис йогынтысын йомшартырга һәм аңа үсәргә ярдәм итәргә тиеш»

Казан эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәмнең муниципаль чараларыннан актив файдаланалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Ксения Швецова). Казан эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәмнең муниципаль чараларыннан актив файдаланалар. Бүгенгә рестораторлар җәйге верандаларны бушлай урнаштыруга 100-дән артык килешү төзегән - узган елга караганда ике тапкырга күбрәк. Һәр эшмәкәргә ярдәм чаралары турында мәгълүматны җиткерүне Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XL сессиясе утырышында йөкләде. «Без бергәләшеп кече һәм урта эшмәкәрлек өчен кризис йогынтысын йомшарту һәм аңа «исән калырга» гына түгел, ә үсәргә ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш. Бүген бу безнең өчен иң мөһим бурыч», - диде Мэр.

Бүген кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулай территориаль продуктка керткән өлеше 40% чамасы тәшкил итә, бу шәһәр икътисадының мөһим өлешен тәшкил итә, дип ассызыклады Илсур Метшин. «Без күп еллар эшлекле климатны яхшырту өстендә эшләдек. Туризм өлкәсен үстерделәр, ул кече предприятиеләрнең күп санын үстерү өчен шартлар тудырды. Шәһәр эшчәнлегенең махсус режимы кертелү сәбәпле, без беренче эш итеп кече предприятиеләргә, шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча үз пакетыбызны эшләдек, гамәлдәге шәһәр программаларына үзгәрешләр керттек», - дип искәртте Мэр.

Казан эшмәкәрләре тәкъдим ителгән чаралардан актив файдалана инде, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Иң мөһим чараларның берсе - Казан җәмәгать туклану йортларына муниципалитет тарафыннан бирелгән җәйге верандаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге. Бүген, И.Шакиров сүзләренә караганда, әлеге юнәлеш буенча 103 килешү төзелгән, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

«Бу карар бик вакытлы булды. Нәкъ менә шушы форматта 11-нче июньдә Казан җәмәгать туклануы учреждениеләре ачылды. Гомумән алганда, бу чара аларга 2,5 млн. сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде спикер.

Шулай ук шәһәрдәге Казан рестораторлары үтенече буенча муниципаль паркингларның эш режимын яңадан карадылар: хәзер 18-нче октябрьгә кадәр парковкалар шимбә көнне, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, ә эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән соң бушлай булачак.

Шәһәрдә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга 20-нче марттан алып ел ахырына кадәр кертелгән моратория аркасында, Казан эшмәкәрләре 22,5 млн сумнан артык акчаны янга калдыра алган. Бүгенге көндә эшмәкәрләргә инде 692 кисәтү чыгарылган, алар буенча элек штраф рәвешендә җаваплылык каралган иде.

Аренда түләүләреннән азат итү мөмкинлеге аркасында Казан эшмәкәрләре 250 млн сум акчаны янга калдыра ала, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Исегезгә төшерәбез, хәзер аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары апрель-май өчен аренда түләвеннән азат ителергә мөмкин, ә калганнары шул ук вакыт өчен түләүләрне кичектерә ала. И.Шакиров сүзләренчә, Казанда 488 эшкуар әлеге ярдәм чарасына дәгъва итә ала, шуларның 325-е җир участокларын арендага ала, 163 - күчемсез милек объектларын.

«Бүгенгә эшкуарлардан 96 мөрәҗәгать кергән, 19,5 млн сумлык 43 килешү төзелгән», - диде И.Шакиров.

Татарстан башкаласында реклама бизнесы вәкилләре өчен аерым ярдәм чарасы каралган - бер елга реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә барлык шартнамәләр буенча шәһәр бюджетына түләүләрне кичектерү кертелә. И.Шакиров сүзләренчә, бу чара эшкуарларга 78 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Без реклама компанияләренә ташламалар ясадык, ә алар үз чиратында эшмәкәрлеккә үз реклама мәйданнарын бушлай бирде. Республика дәрәҗәсендә Президент сәүдә үзәкләре милекчеләренә аренда түләүләрен киметсеннәр өчен билгеле бер преференцияләр бирү турында карар кабул итте, - дип шәрехләде Мэр. - Бу эшмәкәрләргә күрсәтелгән дәүләт һәм муниципаль ярдәменең бөтен бизнесны стимуллаштыручы процесслар чылбырын эшләтеп җибәрүе турында сөйли».

Казан эшмәкәрләренә ташламалы кредит бирүнең муниципаль программасы - бирелгән кредитлар буенча процент ставкасы өлешен субсидияләү - шактый финанс ярдәме булып тора. Программа инде 10 елдан артык гамәлдә, дип искәртте И.Шакиров. Аның сүзләренә караганда, тәмамланган өч еллык программа кысаларында 120 эшкуар 55 млн сумга якын субсидия алган.

«Килеп туган хәлдә без кредиты реструктуризацияләнгән эшкуарларга беренче чиратта ярдәм итү турында карар кабул иттек. Элек андый мөмкинлекләр юк иде», - дип хәбәр итте спикер. Бүгенге көндә реструктуризацияләү турында мөрәҗәгатьләр шәһәр бюджетыннан субсидия алучы 15 эшмәкәрдән кергән, барлык мөрәҗәгатьләр дә хупланган.

«Барлык карарлар кабул ителде, бурычлар билгеләнде. Хәзер әлеге механизмнарның барысы да нәтиҗәле эшләве кирәк. Һәр эшкуарга аларның мөмкинлекләре турында мәгълүматны җиткерүегезне сорыйм», - дип йөкләде И.Метшин.
Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XL сессиясе, 16.06.2020
Видеорепортаж
16.06.2020 13:02
Казан эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең муниципаль ярдәм пакетыннан куллана башладылар
Барлык яңалыклар