Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2021, 09:00

Казан икътисады агымдагы елның 9 аенда уңай динамиканы күрсәтә

Сәнәгать җитештерүе индексы 105,1% тәшкил итте, ваклап сату әйләнеше 18,7%-ка, ә җәмәгать туклануы әйләнеше 39,4%-ка артты.

Сәнәгать продукциясенең төп төрләре буенча Казан предприятиеләре тарафыннан агымдагы елның 9 аенда үзләре җитештергән товарлар төяп озатылган, 408,9 млрд.сумлык эшләр һәм хезмәтләр башкарылган, бу узган елдагыдан 1,4 тапкырга күбрәк. Сәнәгать җитештерүе индексы 105,1% тәшкил иткән.

Ел башыннан төп капиталга кертелгән инвестицияләр 64,1 млрд. сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 2,5%-ка артыграк. Шул ук вакытта эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43,9 млрд.сум яки узган ел дәрәҗәсенә карата 108,9% тәшкил иткән.

9 айда 792,3 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 25,8%-ка диярлек югары, гомуми мәйданы 412 мең кв. м. булган 7616 фатир файдалануга тапшырылган. Шуларның 40 мең кв. метры яки 5%-ы социаль ипотека буенча төзелгән. Халык тарафыннан гомуми мәйданы 380,3 мең кв.метр булган 2372 шәхси торак йорт төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,8 тапкыр күбрәк – шәһәр буенча тапшырылган торакның 48%-ы дигән сүз. Файдалануга тапшырылган бер шәхси торак йортның уртача мәйданы 160 кв. м тәшкил итә.

«Төзелеш» эшчәнлеге төре буенча бу чорда 30,4 млрд.сумлык эш башкарылган, үсеш 123,1% тәшкил иткән.

Шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләре буенча ваклап сату әйләнеше 206,7 млрд. сум, ягъни узган елның шушы чорына карата 118,7% тәшкил итте.

Иң зур үсеш җәмәгать туклануы өлкәсендә. Ул 9,6 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 139,4%.

Агымдагы елда кече эшмәкәрлек субъектлары азык-төлек продуктларын китереп бирү, онлайн-сәүдә белән бәйле эшчәнлекне актив үстерделәр, маркетплейсларны актив үзләштерделәр.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары нигезендә, Казанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 75 мең 560 берәмлек тәшкил итә (шулардан кече һәм микропредприятиеләр саны – 41 мең 824 берәмлек, урта предприятиеләр саны – 204 берәмлек, теркәлгән шәхси эшмәкәрләр саны – 33 мең 532 берәмлек).

Ел башыннан Казанда үзмәшгульләр саны 60%-ка 52 мең 109 кешегә кадәр арткан

Түләүле хезмәтләр күләме 12%-ка арткан һәм 65,4 млрд сум тәшкил иткән.Халыкка күрсәтелә торган түләүле хезмәтләрнең төре 85% коммуналь, (37,8%), телекоммуникацион (28,8%), мәгариф (12,8%) һәм транспорт (5,1%) хезмәтләреннән тора. Узган 9 айда барлык товарларга һәм түләүле хезмәт күрсәтүләргә кулланучылар бәяләренең җыелма индексы 106,5% тәшкил итте.

Барлык яңалыклар