В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтне чикләү юл үткәргечтә ремонт эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). 16--нчы августтан 23-нче августка кадәр Казанда Фучик урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Транспорт хәрәкәте көн саен 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Фучик урамының уң ягында (Зәкиев урамыннан Минск урамына кадәр, Минск урамына таба хәрәкәт иткәндә) ябылачак.
Хәрәкәтне чикләү юл үткәргечтә ремонт эшләре башкару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе.