В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект яшүсмерләргә тормышта мөстәкыйль яшәү өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк
Марат Мөгыйнов фотосы
«Луч» инклюзив үзәгендә 14-17 яшьлек яшүсмерләр өчен социаль-көнкүреш юнәлеш буенча җайлаштырылган яңа программа старт алды. Проект яшүсмерләргә тормышта мөстәкыйль яшәү өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Программа нигезендә остаханәләр, экскурсияләр һәм практик дәресләр уздырыла. Әлеге проектны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра.
Дәресләрдә җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыралар, көнкүреш хезмәтләреннән һәм учреждениеләрдән файдаланырга өйрәтәләр. Шулай ук яшүсмерләр үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен һәм йорт эшләрен алып бару нигезләрен үзләштерә: алар кием-салымны тәртиптә тотарга, бүлмәне җыештырырга, өстәл бизәргә һәм гади ризыклар әзерләргә өйрәнә. Финанс белемен үзләштерүгә – бюджетны планлаштыруга һәм кирәкле продуктлар сатып алуга аерым игътибар бирелә.
Укулар остаханәләр, экскурсияләр һәм практик дәресләр форматында оештырылган. Программа «Мин дөньяда» (гигиена һәм көн тәртибе), «Йорт һәм мин» (киңлекне төзекләндерү һәм көнкүреш техникасы белән эшләү), «Мин җәмгыятьтә» (көнкүрештә үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм аралашу нигезләре) дигән өч блоктан тора.
Беренче очрашу «Йолдыз белән иртәнге аш» форматында узган. Махсус кунак буларак иртәнге «Здравствуй» тапшыруын алып баручы Светлана Звонарева чакырылган. Мондый очрашулар ай саен үткәреләчәк.
Социаль-көнкүреш юнәлеш программасы, сәламәтлеге чикле балаларны һәм аларның яшьтәшләрен инклюзив рәвештә укытуны һәм үстерүне тәэмин итеп, «Луч» үзәгенең агымдагы эш юнәлешләрен тулыландыру чарасы булып тора.