Шәһәрнең мәшгульлек үзәге шулай ук эш бирүче көнен үткәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
Беренче вакансияләр ярминкәсе 15 нче гыйнварда Вахитов һәм Идел буе районнарында узачак. Халык 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча килә алачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-88-05.
24 нче гыйнварда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Киров һәм Мәскәү районнары буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлегендә мини-ярминкә оештырылачак. Ул Гагарин урамы, 46 адресы буенча урнашкан. Консультацияне +7(843)564-38-32 телефоны буенча үткәрәчәкләр.
Шул ук көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр мини-ярминкәгә Совет районы халкы чакырыла. Эшкә урнашырга Рихард Зорге урамы,102 адресы буенча ярдәм итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча белергә мөмкин.
Эш бирүче көне 26 нчы гыйнварда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак. 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр халык Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча килеп була. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)560-88-98, дип хәбәр иттеләр Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.