В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр бюджетының керем өлеше 38 млрд 19 млн сум тәшкил итәчәк, 4 млрд 169 млн сум дефицит белән чыгым өлеше – 42 млрд 188 млн сум.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин аңлатуынча, шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү берничә сәбәп белән бәйле. Татарстан бюджетына 330 млн сум кайтарылган – бу узган еллардан файдаланылмаган финанс ярдәме чаралары. Шуларның 236,5 млн сумы шәһәр бюджетына чыгымнарга ихтыяҗны раслаудан соң кергән.
2023 ел башына Казан бюджеты акчаларының калдыклары хисабына бюджетның чыгым өлеше 3 млрд 839,2 млн сумга арттырылган. Автономияле һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган акчаларын кире кайтару хисабына шәһәр бюджеты чыгымнары социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә һәм учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуга 309,4 млн сумга арттырылган.
Шулай ук бюджет дефицитын финанслау чыганакларына һәм муниципаль эчке бурычлар программасына үзгәрешләр кертелде.
«Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2023 елга шәһәр бюджетының керем өлеше – 38 млрд 19,1 млн сум, чыгым өлеше (4 млрд 169,2 млн сум дефицит белән) 42 млрд 188,3 млн сум тәшкил итәчәк, ел башына бюджет акчаларының калдыклары аны каплау чыганагы булып тора», – диде И.Мөхәммәтшин.
Казан шәһәр Думасы депутатлары 2023 елга Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертүне хуплады.