Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2018, 11:31

Үзбәкстан делегациясе Казанның ТКХ системасы белгечләре тәҗрибәсен өйрәнә

Денис Калинкин Үзбәкстан Республикасының торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры урынбасары Назиржон Назиров белән сәфәр нәтиҗәләре буенча фикер алышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Екатерина Виславская). Казанга эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасы делегациясе килде. Үзбәкстан Республикасының торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры урынбасары Назиржон Назиров, Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хакименең беренче урынбасары Кобил Хамдамов һәм Үзбәкстан Республикасының Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министрлыгының җыелма мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Баходиржон Кахаров Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин белән очраштылар һәм Татарстан башкаласының ТКХ системасы белән танышуның беренче нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Үзбәкстан Республикасының Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министрлыгы бер ел элек кенә оештырылган һәм аның белгечләре Татарстанга, аерым алганда күп фатирлы торак йортларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә тупларга килгән. Делегация әгъзалары Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, “Уютный дом” идарә итүче компаниясе, “Водоканал” МУП, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар эше белән таныштылар, Башкарма комитет белгечләре белән аралаштылар. Сәфәр программасында – Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә һәм “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятенә бару.

Денис Калинкин белән очрашу Казан Мэриясендә үтте. Назиржон Назиров шәһәр администрациясе җитәкчесен Үзбәкстан Республикасының торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры исеменнән сәламләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. “Мәскәүгә китәр алдыннан,сезнең белән шәхсән очрашасыбыз һәм рәхмәтебезне белдерәсебез килде. Без бик күпне белдек: алдынгы тәҗрибәгезне өйрәндек. Сезне республикабызга кунакка чакырабыз”, - диде ул.

Денис Калинкин да кунакларга истәлекле бүләк тапшырды һәм тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. “Үзбәкстанда ТКХ системасының актив үсүе турында ишеткән идек. Хезмәттәшләребез күптән түгел генә сездә булып һәм күргәннәрдән шаккатып кайтты: сез бик зур тизлек белән үсәсез, 15 елдан без сезгә тәҗрибә тупларга барырбыз әле, - диде ул. – Белгән әйберләребез белән уртаклашырга әзербез”.

Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров катнашты.

Фоторепортаж
Денис Калинкин Үзбәкстан делегациясе белән очрашты
Барлык яңалыклар