Каты коммуналь калдыкларны чыгаруны күзәтү порталын бер ел эчендә 30,5 меңнән артык кеше караган. Сервис чүп чыгару барышын онлайн режимда тикшерү мөмкинлеген бирә.
2025 елның апреленнән эшли торган порталда кире элемтәнең уңайлы механизмы бар – шәһәрлеләр шәрехләр, теләкләр һәм мөрәҗәгатьләр калдыра, шулай ук игътибар таләп итүче участокларның фотосурәтләрен урнаштыра ала. Болар барысы да барлыкка килгән проблемаларны тиз хәл итүгә ярдәм итә. Моннан тыш, сайтта ККК чыгару өчен онлайн-килешүләр төзү мөмкинлеге бар. Физик затлар документны офисларга кермичә генә рәсмиләштерә алалар.
Үзенең чүп җыю мәйданчыгын табу өчен кулланучыга
сайттагы эзләү юлына һәм интерактив картага мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә «ПЖКХ» ИК төбәк операторы матбугат хезмәте.