Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2026, 16:43

Казан метросында ике атна эчендә 17,1 километрдан артык тоннель юдылар

Шушы дәвердә 53 ишек төзәтелгән һәм 33 идән плитәсе алыштырылган

Фото: Марат Мөгыйнов

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре соңгы ике атна эчендә 17,1 километрдан артык тоннель юдылар.

«Дубравная» станциясеннән «Кәҗә бистәсе»нә кадәр икенче төп юл буенча махсус тоннель юу машинасы белән 9,7 км тоннель чистартылган, ә  «Авиатөзелеш» станциясеннән «Яшьлек» станциясенә кадәр беренче төп юл буенча 2,6 км юылган.

Кул белән хезмәткәрләр 3,8 менң кв.м тоннель диварларын һәм лотокларны чистарттылар. Эшләр «Авиатөзелеш», «Әмәт», «Габдулла Тукай мәйданы» һәм «Сукно бистәсе» станцияләрендә башкарылды. 800 метр тәшкил иткән икенче төп юл буенча «Әмәт» – «Сукно бистәсе» арасындагы ике юл чыбыгын тоташтыра торган участокны да кул белән юганнар.

Моннан тыш, шушы вакыт эчендә хезмәткәрләр 53 ишекне төзекләндергән, «Әмәт» станциясенең керү төркемендә 33 идән плитәсен алыштырган.

Шулай ук станцияләрнең якындагы территорияләреннән кар чистарту һәм чыгару эшләре дәвам итә, дип хәбәр ите «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында 132 км трамвай юллары, 313 км трамвай һәм троллейбус контакт челтәре бар.

Юлларны, ярдәмче станцияләрне, җир өсте электр транспортының кабель хуҗалыгын яңарту өчен 9 млрд сумга якын акча таләп ителә.

Бүгенге көндә шәһәрдә барлык составларны электр белән тукландыручы 30 тарту ярдәмче станциясе эшли. Әмма инфракструктура әле дә нык тузган булып кала: 131 км контакт челтәрен, 35 км кабель сызыгын капиталь ремонтларга, дүрт тарту ярдәмче станциясен төзекләндерергә кирәк.
Барлык яңалыклар