Моның өчен «Работа в России» порталында гариза калдырырга кирәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Россия хөкүмәте эшсез гражданнарны эшкә урнаштыруга юнәлтелгән өстәмә ярдәм чараларын башлап җибәрә.
РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 13-нче мартындагы 369-нчы карары нигезендә «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль программасы буенча белем алырга һәм өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин булган гражданнар исемлеге билгеләнде. Аларга түбәндәгеләр керә:
эш эзләүче һәм мәшгульлек хезмәте органнарына, эшсезләрне дә кертеп, мөрәҗәгать иткән гражданнар;
50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк затлар;
пенсия алды яшендәге затлар;
өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган хатын-кызлар;
хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар.
Эшсез гражданнар «Работа в России» порталында гариза калдыра ала, дип хәбәр ителә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.