Ярминкә сәүдә үзәгендә 25–27 октябрьдә узачак
Казан үзмәшгульләренә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендәге ярминкәдә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк. Осталар үз продукциясен 25-27 октябрьдә сата алачак.
Ел башыннан бирле барлыгы 11 ярминкә үткәрелде, анда 432 үзмәшгуль катнашты. Иң зур ярминкә Шәһәр һәм республика көнендә оештырылды. Ул 120 үзмәшгуль кешене җыйган, аларның кереме 3 млн сумнан артып киткән.
Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга кирәк. Кызыксындырган сорауларны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча бирергә мөмкин: +7(843)524-90-90.
Ярминкәләр ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында уза. 2024 елның 1 сентябренә Татарстанда якынча 358 мең үзмәшгуль теркәлгән, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад министрлыгында.