Чара Мәскәүдә 19-20-нче декабрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 19-20-нче декабрьдә Мәскәүдә «Киләчәк торак-коммуналь хуҗалыгы 2019. Актуаль мәсьәләләр һәм чишелешләр» темасына Бөтенроссия семинар-конференциясе узачак. Чара Дәүләт һәм муниципаль идарәне үстерү фонды тарафыннан оештырылды.
Бөтенроссия семинар-конференциясенең төп эш юнәлешләре - торак-коммуналь хуҗалык тематикасы буенча РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 һәм 2019 еллардагы Федераль Җыенга Юлламаларында күтәрелгән мәсьәләләр. Чараның программа сораулары Россиянең 72 субъектында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә турыдан-туры катнашкан оешмалар җитәкчеләре тарафыннан формалаштырылган. Кайбер программа мәсьәләләре кискен характерга ия.
Бөтенроссия семинар-конференциясендә катнашырга муниципалитетлар һәм җирле хакимият органнары, РФ субъектлары администрацияләре, профильле федераль ведомстволар вәкилләре, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге дәүләт проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган компанияләр экспертлары чакырылган. Семинар-конференция Россия Федерациясенең 30-дан артык субъектыннан 300-гә якын катнашучыны җыяр дип көтелә.
Чарада иң актуаль сорауларга җаваплар алу, тармакта катнашучылар арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге турында фикер алышу һәм закон чыгару инициативаларын беркетү мөмкин булыр дип көтелә. Моннан тыш, биредә торак-коммуналь хуҗалыкны мәгълүматлаштыру өлкәсендәге иң кызыклы проектлар тәкъдим ителәчәк.
Тулырак мәгълүматны алу һәм чарага теркәлү өчен рәсми сайтка керергә кирәк. Семинар-конференциядә катнашу турындагы сорауларны телефон аша шалтыратып: +7(495)660-39-35 яки reg@gosexpert24.ru электрон почтасына язып бирергә була, дип хәбәр итә Дәүләт һәм муниципаль идарәне үстерү фонды.