В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшмәкәрләргә Казан шәһәре бюджетыннан процент ставкасын компенсацияләүне исәпкә алып, еллык ставка 4,25-4,5% белән кредит биреләчәк.
Энергобанк, Сбербанк, Казан Банкы һәм Автоградбанк 2018 елда кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү буенча муниципаль программа операторлары итеп сайландылар.
Аккредитацияләнгән банклар тәкъдим иткән еллык ставка 10,25 процентттан 10,5 процентка кадәр тәшкил итә: Энергобанк 10,25% тәкъдим итте, Сбербанк–10,45%, Автоградбанк һәм Казан Банкы – 10,5%. Казан шәһәре Башкарма комитеты кредит ставкасының 6 процентын субсидияли. Шулай итеп, шәһәр бюджетыннан компенсацияләүне исәпкә алып, эшмәкәрләргә еллык ставка 4,25-4,5% белән кредит биреләчәк. Банкларга киләсе атнадан мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кредитның максималь суммасы – 10 млн. сум. Шәһәр хуҗалыгының өстенлекле юнәлешләрендә эшләүче бизнес вәкилләренә беренче ике елда ставканың 6 процентын субсидияләү шарты белән 3 елга кредит бирелә. Аеруча өстенлекле юнәлешләрендә эшләүче бизнес вәкилләренә беренче өч елда ставканың 6 процентын субсидияләү шарты белән 5 елга кредит бирелә.
Өстенлекле юнәлешләргә эшкәртү җитештерүе, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау, эчке туризм, мәдәният, физик культура һәм спорт өлкәләре, инновацион эшчәнлек, көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү.
Аеруча өстенлекле юнәлешләргә шәхси балалар бакчалары оештыру, халык сәнгате кәсепләре эшләнмәләрен җитештерү, хостеллар, кунакханәләр, отельләр оештыру керә. 2018 елда әлеге исемлеккә ПЭТ, полимер һәм пыяла савыт-саба, макулатура җыю, эшкәртү һәм утилизацияләү керде.
Искәртергә кирәк, элек Кече һәм урта бизнеска булышлык итү программасы кысаларында Казан Башкарма комитеты конкурс нигезендә бер оператор сайлый иде, 2018 елда эшмәкәрләр уңайлылыгы өчен программада катнашучы банклар саны арттырылды.