В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунаклар өчен бәйрәм программасы әзерләнә
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 2 декабрьдә, «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачыла. Шуарга килүчеләр тимераякларны прокатка алып тора алачак, шулай ук шәһәр халкы үзенеке белән килә ала.
Кунаклар өчен бүләкләр уйнату каралган, эстафеталардан һәм музыкаль чыгышлардан торган бәйрәм программасы әзерләнә, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.
Кышкы чара 17:30 сәгатьтә башлана. «Хезмәт резервлары» стадионы Горький паркында урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Казанның спорт үзәкләрендә 200 дән артык пар тимераяк яңартылды. Шул исәптән «Хезмәт резервлары» стадионы 50 пар тимераяк кайтартты.
Кыш көне казанлылар өчен тимераякта шуарга 105 урын: 83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 22 шугалак әзерләнә.