Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2024, 11:26

Татарстанның 11 мең укучысын быел эшкуарлык күнекмәләренә өйрәтәчәкләр

Дәресләр «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча узачак

Быел «Мәктәп бизнес-старты» программасы Казаннан, Татарстанның кече шәһәрләреннән һәм авылларыннан 11 мең укучыны җыячак. Эшмәкәрлек нигезенә өйрәтү «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча алып барыла.
Беренче этапта укучыларны эшлекле уен форматында дәресләр көтә. Биремне уңышлы үтәгән балалар соңыннан эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләренә тирәнтен өйрәтеләчәк.

Яңа ел алдыннан мәктәп хәйрия ярминкәсе, ә аннары бизнес-кейслар чемпионаты планлаштырылган. Киләсе елның язында мәктәп бизнес-ширкәтләренең финал слеты булачак. Республика проектында җиңүчеләр Мәскәүгә юл тотачак һәм «Сколково» технопаркына барачак.

ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елдан башлап республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча 5-7 нче сыйныфларда 23100 укучы белем алган.

«Программаның гамәлдә булу нәтиҗәләре буенча без укытучылардан да, балалардан һәм аларның ата-аналарыннан да бик күп уңай җаваплар алдык. Укыту программасы чыннан да бик кызыклы, бай һәм мәгълүмати. Без төрле профильле экспертларны чакырабыз, шул исәптән гамәлдәге эшмәкәрләрне дә, алар беренче заттан ук балаларга бизнесның нәрсә икәнен һәм аның хуҗасы нинди белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешлеген сөйлиләр», – дип сөйләде ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Барлык яңалыклар