Бүген «Татарча диктант» бөтенроссия акциясе башланды, аңа Казан мэриясе дә кушылды. Башкарма комитетның 100 гә якын хезмәткәре татар телендә дөрес язу һәм тыныш билгеләре буенча белемнәрен тикшерде. Язу өчен текстны – Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләр» әсәреннән өзекне журналист һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.
Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова залдагыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм аларга акциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде: «Ел саен үткәрелә торган гадәт буенча без бу залга яңадан җыелдык. Әлбәттә, татар диктанты – текст язу гына түгел, ул безнең өчен туган телебезгә хөрмәт күрсәтү. Барысы да үзебездән башлана, килүегез өчен рәхмәт».
Акциядә катнашучылар Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләр» әсәреннән өзек яздылар, журналист, телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.
«Мин бу чарага бик рәхәтләнеп килдем. Залда кызыксынучан һәм дәртле кешеләрне күрдем. Бу бик күңелле», – дип билгеләп үтте телевидение алып баручысы.
Казанның Гражданнарны яклау идарәсе белгече Резеда Хөснетдинова өч ел дәвамында үзенең татар телен белүен тикшерә: «Мондый вакыйгалар кешеләрне берләштерә һәм республикабызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм алыштыргысызлыгын саклап калырга ярдәм итә. Шулай ук бу проектта катнашып, без Казан халкы өчен үрнәк булып торабыз».
Акциядә катнашучыларның һәркайсы символик бүләкләр: логотиплы каләм һәм блокнот һәм милли стильдәге беркетмәләр алды.
Ел саен акциядә катнашучылар саны арта бара, узган ел шәһәр Башкарма комитетының 70 хезмәткәре татар телендә дөрес язуны һәм тыныш билгеләрен куллануны тикшергән. Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Фәнис Җиһаншин язучы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек укыды.
«Татарча диктант» акциясе онлайн һәм офлайн форматларда 14-16 ноябрьдә
уза . Быел проект 26 чит ил һәм Россиянең 68 төбәгеннән вәкилләрне берләштерәчәк. Алар арасында: Канада, Бөекбритания, Германия, Казахстан, Үзбәкстан, Финляндия, Болгария, Венгрия һәм башка дәүләтләр. Бүгенге көндә диктантта катнашу өчен кешеләрне кабул итәргә әзер 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән.
Татарстан башкаласында проектка гадәттәгечә мәктәп укучылары, студентлар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, хакимият органнары вәкилләре кушылачак. Диктантта шулай ук
онлайн катнашырга мөмкин.
Акцияне шәһәрдә уздыруның төп мәйданчыклары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты булачак. Калган локацияләр белән
diktant.tatar сайтында танышырга мөмкин.
Мәйданчыкларның берсендә текстны совет һәм Россия әдәбият белгече Фоат Галимуллин укый, дип хәбәр иттеләр проектны оештыручылар.
Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы» радиосында, шулай ук проектның рәсми сайтында тапшырылачак.